Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең тәрбияче-педагогы — республика бәйгесе җиңүчесе

Бу көннәрдә Арча педагогика колледжында мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләре арасында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим — 2024» республика бәйгесе финалы үтте.

Анда Зәй районын «Күкчәчәк» балалар бакчасы педагог-тәрбиячесе Ольга Анатольевна Филатова тәкъдим итте. 

Бәйгедә катнашучылар «Мин — шәхес» темасына визит карточкасын өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүче балаларга кызыклы уеннар уйнатып, анда татар телендә күркәм аралашуны күрсәттеләр. Ә менә «Тәрҗемә ит» викторинасы мөгаен иң катлаулы биремнәрнең берсе булгандыр. Монда сүз төркемнәрен һәм елга исемнәрен русчадан татарчага яки татарчадан русчага тәрҗемә итәргә кирәк иде. 

— Викторина уены шактый катлаулы иде. Чөнки биремнәрдә авыр, ике мәгънәдә кулланыла торган сүзләргә өстенлек бирелде. Монда мәктәпкәчә яшьтәгеләр программасы буенча гына түгел, көндәлек аралашуны да күрсәтергә кирәк булды, — ди Ольга Анатольевна. 

Зәй педагогы балалар белән актив эшләвен күрсәтә алды, ул «Фантазия һәм зирәклек хәзинәсе» номинациясендә дипломга лаек булды. Жюри рәисе ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Ольга Филатова эшенә бәя биреп, татар телендә иркен сөйләшүен билгеләде, балалар белән нәтиҗәле эшләвен ассызыклады. Сер түгел шәһәребезнең «Күкчәчәк» балалар бакчасында төп юнәлеш рус телендә тәрбия бирү булса да, татар телен өйрәтү югары куелган, алар элегрәк бу эшчәнлектә республика күләмендә билгеләнеп килделәр. 2014 елда бакча республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңеп бер миллион сумлык грантка ия булган иде.

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев