Зәйнең талантлы яшьләре «Безнең заман-Наше время» фестивале призерлары
Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшче яшьләрнең «Безнең заман — Наше время» XI телевизион иҗат фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Быел әлеге бәйгедә төрле оешма, предприятие, учреждениеләрдә хезмәт куючы 1,5 меңнән артык талантлы яшьләр катнашкан. Йомгаклау өлешендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашып тырыш яшьләр сафының зур булуына сөенүен белдерде.
Әлеге фестивальдә безнең Зәй районы яшьләре дә актив катнашып, югары бәяләнеп килә. Йомгаклау концертын Зәй районы районы башлыгы Разиф Кәримов та күзәтте. Быел Зәй муниципаль районы башкарма комитеты командасы гомуми нәтиҗәләр буенча өченче урын алуга иреште. Ә аерым номинацияләр буенча караганда, вокаль ансамбльләр арасында — беренче, хореография номинациясендә — икенче, визитка — өченче урыннарга лаек булды. Кече форма чыгышларда Илсөяр Солтанова аерым җыр башкарып икенче урын яулады.

Шулай ук ГРЭС командасы да матур чыгышлары белән мәртәбәле жюри игтибарын җәлеп итте. Кече форма чыгышларда Борис Гришин аерым җыр башкарып беренче урын алды. ГРЭСлылар ансамбль башкаруындагы җыр белән дә җиңү яуладылар. Ә «Дан минуты» номинациясендә алар өченче булды.
Зәй яшьләрен уңышлы чыгышлары белән Разиф Кәримов тәбрикләп, алга таба да уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев