Зәйнең талантлы балалары «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең супер финалында
Казанда «УНИКС» концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» телевизион балалар-яшьләр фестиваленең супер финал лауреатлары билгеле булды.
Һәр елдагыча быел да Зәйнең Әлфия Вәлиуллина шәкертләре үзләрен иң-иңнәр итеп күрсәтте.
"Мирас" вокаль-хореография ансамбле - I, "Наследие" квартеты һәм Александра Шишмагаева - II урыннарны алдылар. Ә "Азаль" вокаль-хореография ансамбле "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтәчәк Гала-концертка сайлап алынды.
Алга таба да уңышлар телибез, талантлы балаларыбызга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев