Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең талантлы балалары «Созвездие-Йолдызлык» фестивале төбәк этабы җиңүчеләре

Бүген Сарман районы Җәлил бистәсендә үткән «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төбәк этабында Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Азаль» Һәм «Мирас» балалар вокаль-хореография ансамбльләре, аерым башкаручы Александра Шишмагаева төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Республика күләмендә егерме елдан артык тарихы булган әлеге фестивальнең төбәк этабында Зәй, Сарман, Түбән Кама районыннан талантлы балалар катнашты. 

Мәртәбәле жюри Зәйнең "Мирас", " Азаль " ансамбльләрен, вокал-солода Александра Шишмагаеваны иң-иң буларак бәяләде. Алар төрле номинацияләрдә 1нче урыннар алдылар. Ә "Улыбка" хореография ансамбле һәм аерым башкаручы Сабина Асадова ("Азаль " ансамбленең кечкенәләр төркеме солисты) 3нче урыннарны алдылар. 

Хәзер алар "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Казанда үтәчәк финалында катнашачак. 

Инесса Раббаниева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы, супер

    • аватар Без имени

      0

      0

      МолодцыЗәйлеләр