Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә Яңа ел очрашуы узды

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Яңа ел бәйрәме уңаеннан чара оештырылды.

Яңа ел очрашуы узып баручы 2022 елның соңгы чарасы булды, анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен «Теремок на новый лад» әкият геройлары булып күрсәтә алдылар.

“Актерлар үз рольләрен оста башкарып, чын Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр. Әкият персонажларына Убырлы карчык биремнәрен үтәү һәм Кыш бабай белән элемтәгә чыгу җиңел булмады”, - ди социаль хезмәткәрләр.

Чарада һәр актерны алкышлар белән каршы алып әти-әниләре, туганнары һәм опекуннары катнашты. Бүлек активистларына «Радость» үзәге администрациясеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы һәм чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Фотолар социаль үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев