Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең социаль хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде

«Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә район янгын күзәтчелеге инспекторлары янгынга каршы инструктаж үткәрде.

 Инспекторлар үзәк хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы, янгыннан саклану чаралары һәм янгын чыккан очракта нинди гамәлләр кылу кирәклеге турында төп таләпләрне җиткерде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында хәбәр итеп, әлеге карарны бозган очракта штраф санкцияләре каралуы турныда сөйләделәр.

 Инструктажның икенче этабы практик күнегүләр булды, анда хезмәткәрләр янгын сүндергечләр ярдәмендә шартлы «янгынны» сүндерергә өйрәнде.

 Чара азагында янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр таратылды.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев