Зәйнең социаль хезмәткәрләре 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкән кешеләрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә
“Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру, өлкән яшьтәге кеше яисә тормыш эшчәнлеге чикләнгән кеше өчен лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итүне күздә тота.
Озак вакытлы карау системасын кертүнең өстенлекле бурычларыннан берсе - карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнарын камилләштерү.
Бу категория Зәй районының “Радость” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә тора, алар ел саен тәрбия эшләре алып баралар, өлкәннәрдән булган проблемалар һәм тәкъдимнәр турында сораштыралар, кирәк булганда социаль хезмәткәрдән ярдәм, яки стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына рәсмиләштерүне тәкъдим итәләр.
“Радость” үзәге хезмәткәрләре алдан ук, өлкән гражданнар белән аларның килү вакытын телефон аша килештерәләр. Өйгә килгәч, хезмәт таныклыгын күрсәтәләр һәм профилактика чараларын төгәл үтиләр, индивидуаль саклану чараларын кулланалар.
Өлкән яшьтәге кешенең дулкынлануын тудырмас өчен, килүләренең максатын ачык аңлаталар, үз-үзенә ничек хезмәт күрсәтүе, хуҗалыкта аңа ярдәм итүче, барлык социаль түләүләрне вакытында алуы, яшәү шартлары нинди булуы турында сораулар бирәләр.
Белгечләр шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы профилактик эшен дә алып баралар. Көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын имин эксплуатацияләү инструктажы үткәрәләр. Автомат рәвештә янгын турында хәбәр бирә торган җайланмаларның төзеклеген тикшерәләр, ашыгыч хезмәтләр телефоннары турында мәгълүмат бирәләр, мәгълүмати листовкалар калдыралар.
Өлкәннәр яшәүче фатир, йортларны карап чыгу уңай нәтиҗәләр бирә. Агымдагы ел дәвамында инде 80 яшьтән өлкәнрәк 919 кешегә шундый күзәтүләр ясалган. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ 5 кеше ачыкланган. Һәм алар барысы да “Радость” комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар исемлегенә кертелгән.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү өлкән яшьтәге кешегә тиешле тәрбия алырга, үзен яхшы хис итәргә һәм адекват активлык сакларга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев