Зәйнең социаль хезмәт алучылары «Тылсымлы гипс» остаханәсендә шәмдәлләр ясадылар
Зәйнең “Радость” үзәгенең «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе проекты кысаларында шәһәрнең бер кибете базасында гипстан шәмдәл ясау буенча мастер-класс узды.
“Тылсымлы гипс” остаханәсе “Шәп күршеләр” конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Мастер-класста катнашучылар гипс кою нигезләре белән таныштылар. Нәтиҗәдә йөрәк рәвешендәге ап-ак шәмдәлләр әзерләнде.
Эш төркеме белгечләре җитәкчелегендә катнашучылар традицион Яңа ел мотивларыннан алып абстракт бизәкләргә һәм күңелле җәнлекләргә кадәр палитра һәм стиль сайладылар; гипс өслегендә акрил буяулар белән эшләргә, төсләрне катнаштырырга, төрле калынлыктагы чуклар ярдәмендә нечкә детальләр ясарга өйрәнделәр.

“Мастер-класс иҗатта чикләр булмавын исбатлады. Күпләр өчен — бу рәсем ясау гына түгел, ә төсле терапия, вак моториканы үстерү, аралашу һәм иң мөһиме - үз тырышлыгыңның бик тиз нәтиҗәсен күрү. Үз кулларың белән ясалган матур әйбер - ул үз-үзеңә ышанычның көчле заряды”, - ди социаль белгечләр.
Гадәти кибет базасында мастер-класслар уздыруның аерым мәгънәсе бар. Бу инвалид һәм җәмгыять арасындагы киртәләрне бетерә, иҗтимагый киңлекне иҗади очрашулар һәм инклюзив аралашу урынына әйләндерә. Мондый алым проект максатларына тулысынча туры килә: социаль адаптациягә һәм иҗади потенциалны ачуга ярдәм итә.
Фото “Радость” үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев