Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең шигырь укуда оста укучылары Казанда форумда катнашалар

Бу көннәрдә Казанда мәктәп укучылары арасында Габдулла Тукай исемендәге XV махсус шигырь укучылар бәйгесендә катнашучы балалар өчен белем бирү форумы бара.

Бәйге исә   2026 елда татар халыкының бөек әдибе һәм публицисты Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырыла.  Конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, шулай ук Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүне үз эченә ала.

Бәйгенең муниципаль этаплары инде район үзәкләрендә узды. Зәйдә ул Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә мәктәпләрдән сайланган балалар арасында үткән иде. Хәзер исә район этабы җиңүчеләре 10-12 ноябрьдә Казанның “Идел”  яшьләр үзәгендә белем бирү форумында  катнашалар. Кичә ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә  тантаналы ачылды. Безнең районнан анда башлангыч сыйныфлардан Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән II сыйныф укучысы Радмир Бусов, урта яшьтәгеләрдән шәһәрнең 5нче мәктәбе VIII сыйныф укучысы Сагдина Сруртдинова, югары сыйныфлардан  шәһәрнең 6нчы мәктәбе XI сыйныф укучысы Диләрә Хафизова катнашалар.  

Ике көн дәвамында балаларга шигырь уку осталыгы нечкәлекләренә төшендерү буенча билгеле шәхесләр мастер-класслар үткәрә. Беренче көнне балалар Татарстан телевидениесы йолдызлары Инсаф Абдуллин, Эльмира Хамматова, Гүзәл Сибгатуллина, Алина Хәсәновадан дәресләр алсалар, бүген алар белән Кәрим Тинчурин татар драма театры артисты Резедә Сәлахова эшли. 

“Без республикабызның билгеле шәхесләре белән шәхсән аралашып, сәнгатьле шигырь сөйләү серләренә төшенүебезгә бик шатбыз. Бу һәрьяктан файдалы чара”, - ди Диләрә үз кичерешләре белән уртаклашып.

Ә киләсе елның 20-23 апрелендә, бөек әдибебез туган көне алдыннан бәйгенең республика этабы Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында узачак. 23 апрельдә исә Г. Камал исемендәге академия театрында җиңүчеләрне бүләкләү һәм гала-концерт булачак.

фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев