Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Шатлык» үзәгендә ял итүчеләр шәһәрнең тарихи урыннары белән танышты

19 июльдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр булды.

Музей «Татнефть» АҖнең «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңгән «Зәй образы экскурсияләр туры аша» проектын гамәлгә ашыра. Социаль хезмәт алучылар автобус белән тарихи өлешкә юл тоттылар, музей һәм Мәктәп тавында булдылар. 

Чаллы, Әлмәт, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән килгән социаль хезмәт алучылар Зәй шәһәренең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар, дөньяга карашларын киңәйттеләр. 

Фото музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев