Зәйнең «Шатлык» үзәгендә ял итүчеләр китапханәдә булды
Зәйнең «Шатлык» социаль тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр үзәк китапханәгә экскурсиягә килделәр.
Үзәктә республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан килеп ял итәләр. Биредә ял итүчеләр шәһәребезнең истәлекле, матур урыннары белән танышалар, китапханәдә дә көтеп алынган кунаклар алар. Экскурсиягә килүчеләр китапханәнең барлык бүлекләрен әйләнеп чыктылар, китапханәчеләрнең Зәй тарихы, китаплар, журналлар турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, күргәзмәләр белән таныштылар.
«Уку залында кунакларга „Фильмнардан без яраткан фразалар“ викторинасы тәкъдим ителде, анда билгеле фраза буенча фильмның исемен атарга кирәк иде. Китапханәгә экскурсиядән алар үзләре өчен күп кызыклы мәгълүмат алуларын әйттеләр», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев