Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларны бәйрәм белән котладылар

Бүген “Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат коллективлары “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларны бәйрәм белән котлады.

“Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме, Тәслимә-Фәннур Миннекәевлар башкаруындагы җырларны, “Заиночки” ветераннар бию коллективы чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Тернәкләндерү үзәгендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән дәваланучылар бар. Әминә апа бирегә Яр Чаллы шәһәреннән килгән. Гомере буе заводта хезмәт куйган. Аяклары, буыннары сызлый, шуңа дәва эзләп килгән.

-Әле килгәнемә бер генә атна. Мондагы чисталыкка, хезмәткәрләрнең игътибарлы булуларына исең китәрлек. Ашау-эчүләр дә кунак сые инде. Зәй артистлары килеп җанга рухи азык та өстәп китә. Менә хатын-кызлар көненә искиткеч концерт булды. Без, биредә ял итүчеләр, “Шатлык” үзәгенә, артистларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, - ди ул.

Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев