Зәйнең “Салават күпере балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме үткәрделәр
Кичә “Салават күпере” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән «Карга боткасы» фольклор бәйрәме үткәрделәр.
Имештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә бәйрәм ясый торган булганнар. Хәзер бу йола инде онытылып бара диярлек. Ә “Салават күпере” балалар бакчасында шуны яңартырга уйлаганнар. Балалар белән бәйрәмгә җыелып, җырлап-биеп күңел ачканнар.
Чарада балалар "Карга боткасы" бәйрәменең ничек һәм кайчан уздырылуы хакында белделәр. Әлбәттә, бәйрәмнең төп катнашучылары - балалар. Алар башта әби янына килеп бәйрәм өчен сый-хөрмәт, ботка пешерү өчен ярма җыйдылар. Аннары җыелган ярмалардан ботка пешерделәр. Ботка пешкән арада бәйрәмгә Яз белән Шәвәли кунакка килде. Балалар алар белән күңел ачты. Бәйрәм ахырында бер казан ботка күтәреп әби килеп керде. Балалар да әбигә күчтәнәч әзерләгәннәр. Амалия Ишмиева җырлап күрсәтте. Бакча мөдире Алина Гончарова республикакүләм конкурста катнашкан балаларны котлады һәм аларга дипломнар тапшырды. "Карга боткасы " бәйрәмен балалар тәмле ботка ашап тәмамладылар. Әлеге боткадан авыз иткән кеше һәрвакыт сау-сәламәт була, дигән ышанулар яши. Бу ышану чынга ашсын, тормышлар мул, еллар имин булсын.
Фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев