Зәйнең сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючылар 2025 елга нәтиҗә ясады
3 февральдә Зәй район үзәк дәваханәсендә муниципаль район башлыгы Разиф Кәримовның медицина учреждениесе коллективы белән эшлекле очрашуы узды.
Чара поликлиниканың яңартылган бүлекләре буенча танышу белән башланды, анда район җитәкчелегенә 2025 ел ахырында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында кайтарылган яңа җиһазлар күрсәтелде.
Конференц-залда узган киңәшмәдә Разиф Кәримов медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Халыкның сәламәтлеген саклауның алгы сызыгында сезнең эшегез бәяләп бетергесез", - дип ассызыклады ул.
Баш табиб Айдар Фатыйхов сәламәтлек саклау тармагы буенча 2025 ел эшчәнлеген анализлады һәм 2026 елга перспективалар белән таныштырды.
Узган ел төп эш диспансеризациягә һәм профилактик тикшерүләргә юнәлтелгән. 2025 елда өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәренә диспансеризация 98 процентта үткәрелгән. Яңа форматлар - районның эре предприятиеләрендә «Сәнәгать диспансеризациясе» (7227 эшче тикшерелгән) һәм репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе (5935 кеше колачлаган) уңышлы тормышка ашырыла. Авыл халкына һәм өлкән буынга аерым игътибар бирелә.
Ел дәвамында район үзәк дәваханәсе стационарларында 7,4 меңнән артык пациент дәваланган, 1050 операция ясалган. 2025 ел аеруча матди-техник база ныгытылган. Авылларда 11 объект капиталь ремонтланды, яңа модульле бер ФАП төзелде, стоматология бүлеге яңартылды. Дәваханә өч яңа ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 56 миллион сумнан артык суммага заманча җиһазлар, шул исәптән РКТ-аппарат һәм маммограф алды.
Баш табиб быелгы төп максатлар итеп гомуми үлем күрсәткечен 2025 ел дәрәҗәсендә саклап калуны атады. Бу максатка ирешү өчен 100 процент профилактик тикшерүләрне оештыру, йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авырулар белән авыручыларны диспансерда күзәтүне көчәйтү, балалар һәм аналарны яклау хезмәтләрен камилләштерү, шулай ук яңа технологияләрне актив куллану күздә тотыла.
Очрашу район үзәк дәваханәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Анестезиология-реаниматология бүлегенең шәфкать туташы Татьяна Шишмагаева, кабул итү бүлеге шәфкать туташы Венера Бикташева, Кадер фельдшер-акушерлык пункты мөдире Альмира Фәретдинова, поликлиниканың педиатрия бүлеге участок педиатр-табибы Лилия Хәйруллина, поликлиниканың терапия бүлеге гомумпрактика табибының шәфкать туташлары Ләйсән Мирзаһитова, Наталья Илехметкина күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Терапия бүлегенең палата шәфкать туташы Альбина Йосыпова, неврология бүлегенең палата шәфкать туташы Ксения Ермолаева, көндезге стационарның процедура шәфкать туташы Татьяна Кузнецовага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев