Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә сыерчык оялары ясыйлар

Зәйнең 9нчы мәктәбе гади мәктәп түгел. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белем ала.

-Хезмәт тәрбиясе безнең өчен бик әһәмиятле. Балалар атнага кайсы сыйныфта укуына карап, 5-12 сәгать хезмәт дәресендә булалар. Кызлар тегүчелек һөнәрен үзләштерсә, егетләребез столярлык эшен ярата, - ди мәктәп директоры Гөлнара Мойкина.

Мәктәптә укучыларны киләчәк тормышка, булачак һөнәргә әзерләү бик яхшы оештырылган. Бу юнәлештә хезмәт укытучылары Борис Тулынин һәм Рөстәм Фәйзуллинның хезмәте әйтеп бетергесез. Хезмәт дәресләреннән тыш, алар түгәрәкләр дә алып бара. Рөстәм Фәйзуллин әлеге мәктәптә ун еллап эшли.

- Балалар белән эшләү бик авыр дип әйтмәс идем. Аларның һәрберсенә шәхси якын килеп эшләргә генә кирәк. Артык усал булырга да ярамый, алар үзенчәлекле балалар, кайберләрен сыйпап кына торырга туры килә. Мин үз эшемне бик яратам. Әти-әниләр белән дә, укучыларым белән дә уртак тел табарга тырышам, - ди ул.

– Безнең мәктәп укучылары өчен бу дәрес бик кирәкле. IV – VII сыйныфларда хезмәт дәресе атнага дүрт сәгать укытылса, VIII – IX сыйныфларда ул атнага унике сәгать керә. Моны күздә тотып махсус программа төзедек. Балалар бик теләп, яратып йөриләр. Кайберләре үзләренең киләчәк тормышларын да шуның белән бәйләп, уку йортында, столяр, тегүче һөнәрләрен үзләштерәләр. Аннан соң шәһәребездә бу һөнәр буенча эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар, – ди Борис Иванович.
Әлеге программа белән Борис Тулынин 250 мең сумлык нефтьчеләр гранты да отып, төрле эш кораллары сатып ала, материаль-техник базаны яңарта.

Илфар Афзалов әлеге мәктәпнең 7нче сыйныфында укый. Ул хезмәт дәресләрен зарыгып көтеп ала.

– Миңа хезмәт дәресләре бик ошый, бигрәк тә укытучыбызны яратам. Кирәк вакытта ул яхшы да, тыңламасак усал да була ала. Борис Иванович белән Рөстәм абый бик таләпчән. Дәрес алдыннан ул безгә һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә, бүлмәгә дә без бары эш киемнәреннән генә керәбез. Монда безне күп нәрсәләргә өйрәтәләр, - ди ул.

Без 9нчы мәктәпнең остаханәсенә кергәндә, укучылар укытучылары белән бергә сыерчык оялары ясыйлар иде. Укытучы тактада сыерчык оясының сызымын ясаган. Укучылар шул сызым нигезендә ояларның кирәкле өлешләрен кисәләр, кадаклыйлар. Нәтиҗәдә килеп чыккан сыерчык оясына чын күңелдән шатланалар. Ясаган сыерчык ояларын мәктәпләре биләмәсендәге агачларга элеп тә куйдылар. Мәктәптә алып барыла торган хезмәт дәресләре аларны әнә шулай һөнәргә өйрәтә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев