Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең шәһәр уртасы гөр килеп торды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйдан шау-гөр килеп торды. Биредә кечкенә зәйлеләр өчен район яшьләр эшләоре идарәсе мәдәният хезмәткәрләре күркәм бәйрәм чаралары оештырды.

Яшьләр эшләре идарәсе ползункилар чемпионаты үткәреп, сабыйларның дүрт аяклап оста хәрәкәт итүләрен күзәтү мөмкинлеге тудырдылар. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр исә “Самокат ралли”да көч сынашты. Ә үзенчәлекле бизәлгән коляскалар бәйгесендә әниләр катнашты. Һәр ярыш 2Энергетик” Мәдәният сараенда шөгыльләнүче балалар чыгышлары, сәнгать мәктәбе осталары номерлары белән аралашып барды.  

 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев