Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең шәфкать туташы Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылды

Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда конференция узды. Анда бөтен Татарстаннан үз эшенең остасы булган шәфкать туташлары катнашты.

Чара пленар утырыштан башланды. Анда сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре, шул исәптән кадрлар кытлыгы һәм аны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Спикерлар булып Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова һәм шәфкать туташы эшчәнлеге буенча штаттан тыш баш белгеч Татьяна Ванюшина чыгыш ясады.

Конференциядә Зәй  район дәваханәсенең процедура кабинеты шәфкать туташы Мария Корбанова эшчәнлеге югары бәяләнде. Аның профессиональлеге, пациентларга игътибарлы мөнәсәбәте һәм төбәк медицинасы үсешенә керткән өлеше республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Мария Яковлевна Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Шәфкать туташлары ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев