Зәйнең «Сабантуй гүзәле», «Питрау чибәре» кияүгә чыкты
Зәйнең «Сабантуй гүзәле», «Питрау чибәре» бәйгеләрендә җиңү яулаган Ангелина Кузьмина тормышында мөһим вакыйга булган — ул кияүгә чыккан. Алар сөйгәне Альберт белән озак еллар очрашып, әти-әниләренең фатыйхасын алып, чәчләрен чәчкә бәйләде. Узган шимбәдә барлык туганнарын, дусларын җыеп, элекке йолаларны буенча гөрләтеп туй иттеләр.
Ангелина — Иске Зәй кызы, шәһәребезнең татар гимназиясен тәмамлады. Мәктәп елларында, студент вакытында районыбызның мәдәни тормышында актив катнашты. «Питрау чибәре», «Сабантуй гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе булды. Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алып, бүгенге көндә Чаллыда дәвалау педагогикасы үзәгендә эшли.
Альберт белән Ангелинаның икесенең дә балачагы, үсмер еллары Багражда узды. Алар әлеге җирлектә яшәүче әби-бабалары янында үсте, хәзер дә бирегә атна саен кайталар. Альберт Чаллыда бер алдынгы предприятиедә эшли.
Яшь Романовлар гаиләсенә мәхәббәтләрен гомер буена саклап калуларын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Еллар тыныч булып, тигезлектә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев