Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәгендә хезмәткәрләр белән террорчылыкны кисәтү буенча инструктаж үткәрелде

Һәр кеше гадәттән тыш хәлләргә юлыкканда үзен һәм якыннарын саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш. Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр белән террорчылыкны кисәтү буенча инструктаж үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр куркынычы булганда террорчылык актларын булдырмау максатында уяулыкны көчәйтү өчен хезмәткәрләрнең белемнәре тикшерелде.

Чарада террорчылык һәм экстремизм турында аңлатылды, тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә, таныш булмаган шикле кешеләргә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясалды. Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү — һәркемнең бурычы.

«Үз вакытында кабул ителгән дөрес гамәлләр террорчылык актын булдырмый һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин», — дип нәтиҗә ясады социаль белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев