Зәйнең «Радость» үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар Иске Зәйгә экскурсиягә барды
21 июльдә «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеена һәм Иске Зәйнең Мәктәп тавына сәяхәткә барды. Экскурсия яшьләр эшләре һәм мәдәният идарәләре белән берлектә оештырылды.

Балалар 1902 елда төзелгән, беренче гильдия сәүдәгәре Иван Никифорович Бекетовныкы булган бина турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Экспонатларны карап, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
— Экскурсиянең максаты — балаларда тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү. Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы, балаларның эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә, — ди үзәк психологы Анастасия Бычкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев