Зәйнең “Радость” үзәгендә Пасха бәйрәме уңаеннан чара оештырылды
14 апрельдә Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында өлкән яшьтәге һәм когнитив тайпылышлары булган гражданнар өчен «Пасха - якты бәйрәм» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы оештырылды.
Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, православие мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштылар, шулай ук бәйрәмнең төп символлары һәм атрибутлары турында фикер алыштылар.
“Чараның гамәли өлешендә бүлектә тәрбияләнүчеләр йомырка буяуның төрле вариантлары белән таныштылар. Һәркем үзенә ошаганча йомырканы бизәде. Ахырда барыбыз бергә бәйрәмнең бер символы – кулич белән чәй эчтек”, - ди социаль белгеч Валентина Каменская.
Фото "Радость" үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев