Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Радость” үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында чара узды

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы айлыгы кысаларында төрле чаралар үтә.

Бу көннәрдә үзәкнең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары һәм «Елмаю» клубында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбия сәгате оештырылды. Чарада үзәк белгечләре әңгәмә оештырды, тематик видеороликлар күрсәтелде һәм наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында фикер алышынды.

“Чараның максаты - яшүсмерләрдә наркотикларга бәйлелекнең тискәре нәтиҗәләрен ачык аңлау формалаштыру, куркынычлар һәм зарарлы гадәтләрдән саклану ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру. Белгечләр сәламәтлекне саклауның мөһимлегенә, дусларны һәм әйләнә-тирәлекне дөрес сайлауга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясадылар”, - ди социаль хезмәткәрләр.

Фото үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев