Зәйнең “Радость” үзәгендә наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында чара үтте
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә көндезге лагерьга йөрүчеләр белән наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча интерактив уен узды.
Уен сәяхәт формасында оештырылды. Башта балалар «сәламәтлек», «сәламәт кеше», «сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәләренә билгеләмә бирделәр, кешенең яшәү өчен мөһим органнарын, аларның урнашуын һәм эшчәнлеген өйрәнделәр. Фикер алышу барышында сәламәтлек – кешенең төп байлыгы, аны балачактан ук сакларга һәм ныгытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Сәламәтлекне саклауда спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, физик хезмәт һәм, әлбәттә, шәхси гигиенаны саклау мөһим роль уйный.
“Алга таба кешенең зур макетында балалар үзләре органнар белән карточкалар урнаштырдылар һәм психо-актив матдәләр куллануның кеше организмына ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр. Уен ахырында барысы да кешенең сәламәтлеге күп дәрәҗәдә аның үзенә, аның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтенә бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр”, - ди социаль эш буенч абелгеч Людмила Жирикова.
Фото үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев