Зәйнең «Радость» үзәгендә көндезге бүлекнең сынау проекты буенча эш нәтиҗәләре куандырырлык
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге «Демография» илкүләм проекты кысаларында 2021 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру сынау проекты буенча уңышлы эшли.
Бүлектә һәр белгеч (штатта хезмәт буенча инструктор, культорганизатор һәм психолог бар) социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм итү һәм үстерү эшенә үз өлешен кертә.
Психолог тәрбияләнүчеләрнең агымдагы халәтен диагностикалау белән генә чикләнми, ә аларның когнитив функцияләрен коррекцияләү өстендә дә актив эш алып бара, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә сәләтләрне үстерергә ярдәм итә. Белгечләр даими рәвештә кулланыла торган методикаларның нәтиҗәлелегенә мониторинг үткәрәләр һәм хезмәт алучыларның социаль адаптация динамикасын бәялиләр.
Бүлекнең проект буенча дүрт еллык эш нәтиҗәләре сөенерлек. Социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ халәте сизелерлек яхшырды, аларның хәзер үз-үзләренә ышанычы артты, эмоциональ яктан тотрыклырак алар. Квартал саен мониторинг максатчан төркемнең барлык әгъзаларында коммуникатив активлыкның шактый артуын һәм аралашу даирәсенең киңәюен, шулай ук «Монреаль шкаласы» тесты нәтиҗәләре белән расланган когнитив күрсәткечләрнең яхшыруын күрсәтә.
Агымдагы елның 1 августында бүлекчәдә «Типография» инклюзив остаханәсе" дип аталган яңа программа старт алды. Бу инициатива социаль хезмәт алучыларга текст һәм график редакторлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерергә, шулай ук махсус полиграфия җиһазларыннан файдаланырга өйрәнергә мөмкинлек бирүне күздә тота. Программада катнашу аралашу даирәсен киңәйтергә, һөнәри компетенцияләр алырга һәм җәмгыятьтә уңышлы җайлашу мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итәчәк.
Бүлек эшенең уңышлы нәтиҗәсе мисалы булып Кристина исемле кыз тарихы тора, ул дәресләрдә актив катнашып, когнитив үсештә зур уңышлар күрсәтте. Кристина яңа дуслар тапты һәм аның эмоциональ хәле сизелерлек яхшырды. Кулинарияне үзләштерү аңа яңа стимул бирде һәм хәзер ул рәхәтләнеп әнисенә кухняда ярдәм итә.
Аняның да уңышларын билгеләп үтәргә кирәк: Монреаль шкаласы буенча когнитив үсеш күрсәткечләрен ике баллга яхшырту — бу белгечләр командасының югары дәрәҗәдәге профессиональлеген һәм кулланыла торган методларның нәтиҗәлелеген күрсәтә торган зур казаныш. Аралашуның активлашуы, сөйләмнең яхшыруы һәм үз-үзеңә ышанычның артуы — болар барысы да социаль адаптациядә уңай прогресска ишарә.
Дмитрий, Данил, Рима Динаралар шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Аларның мөстәкыйльлеге һәм төрле шартларга җайлашу сәләте тернәкләндерү программаларына сыйфатлы якын килү турында сөйли. Конкурсларда һәм спектакльләрдә катнашу бу егет-кызларның эмоциональ тотрыклылыгын һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә әзерлеген ассызыклый.
Менталь тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм комплекслы якын килүне таләп итә һәм бүлектә ирешелгән нәтиҗәләр сайланган стратегиянең нәтиҗәле эшләвен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев