Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Радость” үзәгендә “кояшлы кешеләр” көне уңаеннан чара үтте

21 мартта “кояшлы кешеләр” көне билгеләп үтелә. Мәрхәмәтле, тормыш сөючән һәм шат күңелле булганга аларны икенче төрле шулай дип атыйлар.

Ни өчен бу көн 21 мартка билгеләнгән соң? Чөнки бу синдромлы кешеләрдә ДНКның нәкъ менә 21нче парында мутация килеп чыга: ике ДНК-хромосома урынына өчәү формалаша. Аннан соң, табиблар әйтүенчә, Даун синдромы – тумыштан килә торган иң киң таралган авыруларның берсе.
“Трисомия 21 белән авыручылар арасында дөньяга танылган шәхесләр дә күп. Актерлар Пабло Пинеда, Сергей Макаров, спортчылар Мария Ланговая, Андрей Востриков, рестораторлар Никита Паничев, Том Харрис, музыкантлар һәм җырчылар Мигель Томасин, Рональд Джекинсны атап китәргә кирәк”, - ди социаль белгечләр.

Зәйнең “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә нәкъ менә шушы хакта мәгълүмат сәгатендә сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар, үзләренең диагнозына һәм тормыш авырлыкларына карамыйча, җитди нәтиҗәләргә ирешкән танылган шәхесләр белән таныштылар.

Фото "Радость" үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев