Зәйнең “Радость” үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында сөйләштеләр
7 апрельдә Зәйнең “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге каршында эшләүче «Улыбка» клубында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов белән очрашу узды.
Вадим Валентинович чарада катнашучыларга яшь юл инспекторларының автоинспекторлар, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы вәкилләре белән берлектә алып барылган пропаганда эше турында сөйләде һәм балаларны юлларда үз-үзләрен тоту культурасын формалаштыру эшенә активрак җәлеп итәргә өндәде.
”Балалар белән куркынычсыз юл хәрәкәте кагыйдәләре искә төшерелде, тәүлекнең кичке вакытында шәхси куркынычсызлык буенча киңәшләр бирелде, җәяүле балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булу зарурлыгы турында сөйләштек. Катнашучылар велосипедта йөрү кагыйдәләре, самокатлар, скейтборд турында белемнәрен ныгыттылар, автомобильдә балалар креслосын куллану турында мәгълүмат алдылар”, - ди үзәк белгече Ирина Грузинцева.
Очрашу азагында һәр балага бүләккә сувенир - яктылык кайтаручы брелок бирелде.
фото "Радость" үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев