Зәйнең “Радость” үзәгендә балалар өчен җәйге төркем эшли
«Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен җәйге төркем эшли башлады.
Җәй буе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балаларның ялын оештырачак. Балалар төрле юнәлештәге дәресләрдә булачак, экскурсияләргә йөриячәк, ата-аналар белән бергә гаилә чараларында катнашачак.
“Ялның беренче көнедә балаларны мультипликацион фильмнардан яраткан геройлары флешмоб белән сәламләделәр. Балалар отрядларга бүленеп, исем һәм девиз уйлап таптылар. Отрядлар үзара ярыштылар. Хәрәкәтле уеннар һәм спорт викторинасы катнашучыларда уңай хис-кичерешләр уятты”, - ди социаль педагог А. Гайсина.
Балаларның дөрес оештырылган ялы - яхшы сәламәтлек нигезе генә түгел, ә үз иленең тулы кыйммәтле шәхесен һәм киләчәген үстерү өчен нигез дә.
Фотолар социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев