Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәгендә балалар белән патриотик чара оештырылды

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар һәм «Елмаю» клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Россия патриотларын үстерәбез» программасы кысаларында мавыктыргыч чара узды.

Чара барышында балалар патриотизм атмосферасына чумып, Ватанны саклаучыга нинди сыйфатлар кирәклеген белделәр. Балалар рухи көчләрен һәм физик әзерлекләрен төрле сынауларда күрсәттеләр. Ярышларга җитезлек, чыдамлык һәм төгәллек биремнәре кертелгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар, үзләренең кыюлыкларын күрсәтеп, малайлардан бер дә калышмадылар.

Фотолар үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев