Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәгенә йөрүчеләр өлкәннәр белән эшләү блокнотлары ясадылар

«Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Чираттагы дәрестә бүлеккә йөрүчеләр «Деменциянең уртача стадиясендә өлкәннәр белән эшләү буенча күнегүләр җыентыгы» блокнотларын әзерләделәр, аларны социаль хезмәткәрләр когнитив функцияләрне үстерү буенча дәресләр үткәрүдә кулланачаклар.

«Когнитив тайпылышлар бозылуның уртача стадиясендә өлкәннәрнең вакыт аралыгында ориентировкасы кыенлыклары күзәтелә. Алар бу хәлләрнең моннан бер ай, әллә күп еллар элек булганмы икәнлеген оныталар. Сөйләмдә тайпылышлары сизелә. Аннан алар әкренләп үз теләкләрен белдерү һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләмен адекват кабул итү мөмкинлеген югалта. Шуңа күрә когнитив функцияләрне үстерү һәм аңа ярдәм итү дәресләренә игътибар итәргә кирәк», — ди бүлек мөдире Валентина Каменская.

Блокнотка «Житейские истории», «Таблица Шульте», «Четвертый лишний» һәм башкалар кебек биремнәр кертелгән иде.

Башта бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр биремнәрне бастырдылар. Әзер басылган кәгазьләрне резак ярдәмендә кистеләр, тышлыкларны ламинацияләделәр һәм бербөтен итеп җыйдылар. Аннары брошюратор ярдәмендә тишекләр ясап, битләрне пружина белән беркеттеләр.

Нәтиҗәдә социаль хезмәткәрләр эшен оештыру өчен бик яхшы блокнотлар килеп чыкты.

Фото үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев