Зәйнең «Радость» үзәге хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә яңа алымнар кулланалар
Агымдагы елдан социаль анимация буенча эшчәнлек «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында оештырылачак.
2024 елда Зәйнең «Радость» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Демография» илкүләм проекты кысаларында социаль анимация буенча эш алып барды.
Әлеге эшчәнлек гаиләләрнең сәламәт яшәү рәвешенә мотивация системасын формалаштыруга, иҗтимагый сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «анимацияне» төрле бәйрәмнәр, уртак экскурсияләр, очрашулар, социаль-анимацион чаралар, балалар һәм ата-аналар белән спорт ярышлары үткәргәндә кулланалар.
Анимацион программалар экскурсияләр, спорт уеннары һәм ярышлар, биюләр, әкиятләр, бәйрәмнәр, театр тамашалары, квадрациклларда, көймәләрдә, велосипедларда, самокатларда, скейтбордларда йөрү, аквагрим, балчык уенчыклар ясау буенча мастер-класслар, батутларда күңел ачулар, фотосессияләр һәм һ.б. ларны үз эченә ала.
«Радость» үзәге белгечләренә «социаль анимация» үткәрүдә Зәй политехника көллиятенең «Профи-Стиль» отряды волонтерлары, хәйриячеләр, шәһәрнең эре предприятиеләре, учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре дә зур ярдәм күрсәтә.
2024 елда гына да балалар һәм ата-аналар өчен шәһәр күләмендә 10 социаль-анимацион чара оештырылган.
Ата-аналар һәм балалар белән эшләүдә әлеге тәҗрибәне куллану гаиләнең әһәмиятен ассызыкларга, ата-аналарның һәм балаларның үзара аңлашуын формалаштыруга, кече һәм өлкән буыннарны берләштерүгә, җаваплы ата-аналарны пропагандалауга йөз тотарга мөмкинлек бирә.
Агымдагы елдан әлеге эш «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев