Зәйнең «Радость» үзәге «махсус» балалар белән эшләгәндә «нейропрактика»сын куллана
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан откан грантка «2024-20-25 елларда инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Комплекс буенча адаптациягә аеруча ихтыяҗлары булган балаларга социаль-педагогик хезмәт күрсәтелә.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен индивидуаль, төркемле дәресләр, тематик чаралар оештырыла. Быел индивидуаль коррекцион-үсеш дәресләре «Нейропрактика» социаль практикасын кулланып үткәрелә.
«Аерым» категориядәге балалар белән эшләүдә нейропедагогик якын килү кирәк, чөнки ул неврология, психофизиология белемнәрен, балаларны укытуда һәм үстерүдә психик процессларның үзенчәлекләрен куллануны үз эченә ала. Педагогиканың беренчел бурычы — балаларның танып белүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру. Үсә торган кеше алдагы тәҗрибәгә таяна — бу баш миенең тумыштан килгән сыйфаты. Бу уникаль сыйфатны үстерергә, баш миен вакытында «тукландырырга» кирәк. Ярымшарара хезмәттәшлекне үстерү интеллект үсешенең нигезе булып тора. Балаларда баш мие эшчәнлеген үстерү өчен когнитив функцияләрне (игътибар, хәтер, хәрәкәтләрне координацияләү һ.б.) яхшыртучы нейрогимнастика кулланыла.
«Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылары булып таяну хәрәкәтләре, ишетү, күрү сәләте бозылган, танып белү эшчәнлеге төрле дәрәҗәдә кимегән мәктәп яшендәге балалар тора. Шуңа күрә дәресләрдә хәрәкәтләрнең координациясен һәм ритмиклыгын үстерә торган нейроэлемтәләр кулланыла. Балаларның яраткан „Лабиринт“ уены күзләрнең һәм кулларның координациясен яхшырта. Нейрогимнастика күнегүләре уен формасында башкарыла, бу процессны кызыклы, мавыктыргыч итә. Балалар өчен нейрогимнастика комплексын җиңел җайлаштырып була. Норматиплы 7 яшь һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен нейроэлемтәләр концентрациягә һәм аналитик фикерләүгә күбрәк бурычлар кертергә мөмкин, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен биремнәр нигездә моторика һәм координацияне үстерүгә юнәлдерелгән», — ди социаль педагог Кюнняй Манжурьева.
Балалар тәкъдим ителгән күнегүләрне кызыксынып башкаралар, һәр очрашуны түземсезлек белән көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев