Зәйнең полиция участок вәкаләтлесе өчен тавыш бирик
Зәй районы эчке эшләр бүлегенең полиция участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтяров «Халык участок вәкаләтлесе — 2023» Бөтенроссия бәйгесендә катнаша.
Ул бүгенге көндә Зәйнең Мирный һәм Иске Зәй бистәсе территорияләрендә полициянең участок вәкаләтлесе булып эшли.
Быел бәйге унөченче тапкыр, участок вәкаләтлеләре хезмәтенең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Ә иң яхшы хезмәткәр исә халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә билгеләнә. Шуңа да Зәй участок вәкаләтлесенә үз тавышларыбызны бирик.
Бәйге 16 октябрьгә кадәр үткәрелә. Аның өчен әлеге ссылка буенча кереп тавыш бирергә кирәк: https://16.мвд.рф/всероссийский-конкурс-2023-2-й-этап
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев