Зәйнең Мирный бистәсендә талантлар ярминкәсе оештырылды
20 майда Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре Россиядә Гаилә елы уңаеннан “Талантлар ярминкәсе” дип аталган иҗади остаханәгә кунаклар чакырды.
Чарада “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр рәсемнәрдә гаиләләрен төшерделәр, гаилә турында шигырьләр укыдылар, тематик уеннарда катнаштылар.
“Хатын-кыз бәхете” клубына йөрүчеләр төрле бизәкле келәмнәр бәйләү осталыкларын күрсәттеләр, төсләр гаммасы буенча җепләр сайлап алдылар һәм һәркайсының искиткеч матур кул эшләре килеп чыкты. Әлеге келәмнәр өйдәгеләргә шатлык һәм җылылык бүләк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев