Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә студентлар көнен билгеләп үттеләр

25 гыйнварда Мирный бистәсе мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан кызыклы чара узды.

Чарада катнашучылар студент чорларын искә төшерделәр, хәзерге студентлар тормышы белән үзләре укыган елларны чагыштырдылар, студент тормышынннан күңелле күренешләрне карап, анда үзләре дә катнаштылар.

Үзләренең сәләтләрен һәм гадәти булмаган талантларын белем, тапкырлык һәм гадәти булмаган алым таләп иткән төрле конкурсларда күрсәтә алдылар. Төрле көтелмәгән һәм бәхәсле ситуацияләрне хәл итү осталыгын «Шигъри экспромт», «Тулай торак», «Зачет», «Мәңге ач студент» кебек этюдларда күрсәттеләр.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев