Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә өлкәннәр яшьлек җырларын башкардылар

1 октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Елларым минем – байлыгым минем» дигән бәйрәм узды.

Бу көнне мәдәният йортына кунак булып килүче өлкәннәр өчен бай программа әзерләнгән иде. Алар бер-берсе белән чын күңелдән аралашты, күңел ачты. Чара кунаклары өчен музыкаль программа әзерләнгән иде, Дмитрий Иванов, Александр Селиверстов, Резида Ченцова һәм Анна Мельникова татар һәм рус телләрендә матур җырлар бүләк иттеләр.  «Ивушка» халык җыры вокаль ансамбле белән бергә яшьлек җырларын башкардылар һәм “пятачок”тагы биюләрен искә төшерделәр. Бу көнне өлкәннәр  адресына  сәламәтлек, яхшы кәеф һәм актив озын гомер теләкләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев