Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә концлагерь тоткыны Мария Винокурованы Җиңү көне белән котладылар

Бу көннәрдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, «Мирный» территориаль - иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлбана Галяминская, “Бугульдинка” территориаль - иҗтимагый үзидарә рәисе Мария Гарәпшина белән берлектә концлагерь тоткыны Мария Винокурованы Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар.

Аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мария Винокуровага күпьеллык тырыш хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Мәдәният йорты җырчылары аңа багышлап сугыш еллары җырларын башкардылар, сәламәтлек, тынычлык теләделәр.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәнияят йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев