Зәйнең Мирный бистәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан спорт эстафетасы үткәрделәр
7 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Сәламәтлеккә -әйе!» дип аталган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды.
Алып баручы чарада катнашучыларны дөрес туклану, физик сәламәтлекне ныгытуның төп кагыйдәләре һәм шәхси гигиена нигезләре белән таныштырды, тематик викторина үткәрде. Һәм барысы да оешкан төстә зарядка - разминкага бастылар.
Командада эшләү күнекмәләрен үстерергә һәм уңай эмоциональ кәеф булдырырга балаларга тизлек һәм җитезлек ярышлары, кыршау, туплар, сикерүләр белән спорт эстафеталары һәм гомуми флешмоб ярдәм итте.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев