Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә Бердәм фольклор көнен билгеләп үттеләр

17 июльдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре «Традицияләрне саклыйк» фольклор-уен программасын оештырдылар.

Чара Бердәм фольклор көне уңаеннан үткәрелде.

«Бердәм фольклор көне Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга, халык иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә ярдәм итә. Максатыбыз — балаларны һәм яшьләрне халык мәдәнияте, аның кыйммәтләре, фольклор традицияләре белән таныштыру», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Алып баручылар ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр һәм уеннар турында сөйләде. Чарада катнашучылар «Шатер», «Таганнар», «Алтын капкалар» һәм башка уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, халык җырларын һәм такмаклар җырладылар.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев