Зәйнең Мирный бистәсендә балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
24 июньдә Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ут белән шаярма» дип аталган янгын куркынычсызлыгы буенча чара уздырдылар.
Микрорайон паркында Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр оешмасының Зәй бүлеге башлагы Любовь Асташина һәм район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Зөлфия Ризванова 5нче мәктәп яны лагерена йөрүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар балаларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ничек дөрес эш итәргә, янгын сүндерүчеләрне нинди номер буенча шалтыратырга һәм нәрсә әйтергә кирәклеге турында сөйләделәр, янгын сүндергечне куллану буенча мастер-класс күрсәттеләр. Соңыннан алган белемнәрне уен формасында ныгыттылар, балалар тематик ребусларны чиштеләр, табышмакларның җавабын эзләделәр, пазллар җыйдылар, импровизацияләнгән утны сүндерделәр.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев