Зәйнең Мирный бистәсендә әдәби-музыкаль кичә узды
5 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Без бердәмлек белән көчле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Чарада катнашучылар бәйрәмнәрнең тарихы турында белделәр, Татарстан символикаларын искә төшерделәр. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре бүгенге заман кешесе үз геройларыбызны белергә һәм истә тотарга, тарихи мирас белән горурланырга һәм үз Ватанының патриоты булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Ә чара азагында барысы да бергәләп «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкардылар.
Фото мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев