Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрде

Мәдәният йортының клуб оешмалары җитәкчеләре укучыларны вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен түгәрәкләргә йөрергә чакырдылар.

1 сентябрьдә — Белем көнендә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык ишекләр көне үткәрделәр.

Алып баручылар 5нче мәктәпнең I-IV сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен уку елы башлану белән котладылар. Клуб оешмалары җитәкчеләре яңа иҗат сезонында эшләячәк түгәрәкләр, кызыксыну клублары турында сөйләделәр. Мәдәният йорты кабинетлары буенча экскурсия вакытында балалар расписание, дәресләр өчен кием формасы белән таныштылар, һәр берләшмәдә мастер-класслар карадылар, спорт эстафеталарында катнаштылар, тематик табышмакларны чиштеләр.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев