Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне өйләренә барып котлый

24 сентябрьдә Мирный бистәсендә «Игелек почтасы» акциясе узды.

 Өлкәннәр көне алдыннан шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Ивушка» халык җыры вокаль ансамбле солистлары өлкән буынны өйләренә барып котлады.

Бистәдә яшәүче Тамара Проснева, Тамара Зыкова, Анна Хорват, Галина Вяткинаны өйләренә барып якынлшаып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, җырлар бүләк иттеләр.

“Өлкәннәр көне – зирәклек, озын гомер һәм игелек бәйрәме. Бу искиткеч  тормыш тәҗрибәсе булган барлык өлкән яшьтәге кешеләргә җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Өлкән буын кешеләре бездән җылы сүз, игътибар көтә. Өлкәннәр безнең котлауларга күңелләре булып, рәхмәт әйтеп озатып калдылар”, - ди Мирный бистәсенең мәдәният йорты диреткоры Фәннур Миннекәев.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев