Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортының хисап концерты узды

Узган атнада Мирный бистәсе мәдәният йортының “Без бәхетле” дип исемләнгән хисап концерты узды.

-Без бүген 36нчы иҗат сезонын тәмамлыйбыз! Бүгенге көндә безнең мәдәният йортында эшләүчеләрнең стажы кемнеңдер - нибары 8 ай, кайберләренең - 30 елдан артык тәшкил итә. Әмма безнең өчен бу мөһим түгел, чөнки бүген барысы да сәхнәгә бер зур тату гаилә кебек чыгачак, - ди алып баручылар .

Хисап концерты - вакыт белән сыналган һәм популярлык казанган номерлар гына түгел, сәнгать коллективлары җитәкчеләренең яңа эш формаларын күрсәтү дә ул. Түгәрәкләрдә катнашучылар үзләренең иң яхшы концерт номерларын күрсәттеләр . Болар - Александр Селиверстов җитәкчелегендәге “Ивушка” фольклор ансамбле, “Гармония” вокаль ансамбле , “Гитарада уйнаучылар” ансамбле, “Радуга” вокаль балалар студиясе, Радик Әхмәтшин җитәкчелегендәге “Дулкын” татар җырын яратучылар клубы, Любовь Мөбәрәкшина җитәкчелегендәге “Калинушка”, “Конфетти” хореографик коллективлары, Әминә Зарипова җитәкчелегендәге “Мальвина” халык марионеткалар театры. Бу язгы кичне артистларның чыгышларыннан якты йолдызлар сибелде кебек. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар ел буе шөгыльләнделәр, бистә, район күләмендә уздырылучы чараларда актив катнаштылар.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев