Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында террорчылыкны кисәтүгә багышланган чара узды
22 майда Мирный бистәсе мәдәният йортында террорчылыкка каршы план кысаларында “Сак булырга” медиаобзоры оештырылды.
Алып баручылар балаларга «тынычлык» һәм «толерантлык» төшенчәләре турында сөйләделәр. Катнашучыларга «террорчылык» һәм «экстремизм»ның кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган көч куллану белән бәйле күренеш булуын ачыкларга ярдәм иттеләр. Экстремизм -тотрыклылыкка һәм иҗтимагый иминлеккә янаучы җитди куркыныч.
“Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү кагыйдәләре турында искә төшердек. Балаларның игътибарын террорчылык актларын булдырмау максатыннан җәмәгать урыннарында уяулык күрсәтү зарурлыгына юнәлттек. Яшүсмерләр соңгы елларда дөньяда булган фаҗигале көннәр һәм вакыйгалар турында белделәр”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев