10 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Кара, син яшәгән дөнья нинди яхшы» темасына рәсем бәйгесе үтте.
Яшь .рәссамнар үзләренең рәсемнәрендә туган җирләрен ничек күрүләрен, ничек яратуларын язарга тырышты.
Син яшәгән дөнья - ул йорт та, гаилә дә, табигать тә, урамың да... Безнең балалар нәрсә ясаганнар соң? Алар үзләре уйнаган паркны, яшәгән йортларын һәм туган бистә урамнарын сүрәтләргә тырышкан.
-Бәйге күңелле һәм мавыктыргыч булды. Балалар үзләренең рәсемнәрен күргәзмәгә куйды. Гомумән, бәйгедә кем җиңгәнлеге бөтенләй мөһим түгел. Иң мөһиме - балалар үзләренең кече Ватанын яратырга һәм кадерләргә өйрәнде, - ди мәдәният йортының театр җитәкчесе Әминә Зарипова.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан
Нет комментариев