Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында мастер-класс узды
Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасы балалары өчен “Чыдам үсенте” мастер-классы уздырды.
-Чараның максаты балаларда бакча һәм өй үсемлекләре турында, аларның үсеше өчен шартлар турында күзаллау формалаштыру, - ди Мария Гарәпшина.
Катнашучыларны бакча һәм өй үсемлекләре төрләре белән таныштырдылар. Балалар чарада кайбер үсемлекләрнең исемнәрен, төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнделәр.
Мастер-классны уздыручы Мария Сергеевна әйтүенчә, үсентеләр үстерү өчен җылы, яктылык, дым, туклану (тукландыру), дөрес яктырту кебек шартлар кирәк.
Мастер-класста балалар өчен беренче тапкыр үсентеләрне тукландыру, көпшәкләндерү мөмкинлеге дә булды.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев