Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында “Яшелчә түтәле” дигән мастер-класс узды

29 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында “Яшелчә түтәле” дигән мастер-класс узды.

Мәдәният хезмәткәрләре “Һәвәскәр бакчачы” түгәрәгенә йөрүчеләргә иртә өлгерә торган яшелчә культураларының төрлелеге турында сөйләделәр, аларны өй шартларында үстерергә мөмкин булуын аңлаттылар.

Мастер-класста катнашучылар тәрәзә төбендә яшел суган, розмарин, редис кебек яхшы үсә торган аеруча талымсыз үсемлекләр турында белделәр. Шулай ук үзләре дә башка файдалы витаминлы культураларны йорт шартларында үстерү турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев