Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында экологик акция узды

19 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөтендөнья җир көненә багышланган экологик акция узды, ул 1872 елның 22 апреленнән “Агач көне” исеме астында билгеләп үтелә.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларга планетабызның экологик проблемалары турында сөйләделәр, аларның күпчелеге кешеләрнең үзләре аркасында барлыкка килә. Балаларга һәм яшүсмерләргә 21 гасырда Җир планетасының киләчәге, кешелекнең якын һәм ерак киләчәктә яшәү мөмкинлеге нинди булачагын искәрттеләр. Шуңа күрә, балаларга бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән чаралар уздырылуы хакында сөйләделәр.

-Без тыюлыклар, милли парклар, питомниклар һәм ботаника бакчалары булдырырга тиеш. Безнең Мирный бистәсе моңа үз өлешен кертә. Мәктәп укучылары бистә халкы белән бергә ел саен паркта һәм бистә урамнарында агачлар утырта һәм аларны тәрбияләп тора, - ди чараны оештыручы Әминә Зарипова.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев