Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты “Карга боткасы” бәйрәме уздырды

28 мартта Мирный бистәсенең мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре татар халык бәйрәме - «Карга боткасы” үткәрделәр.

- Максатыбыз балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштыру. Мондый эш формалары балаларда татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерә, дуслык, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта, - ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

Бәйрәм рус һәм татар телләрендә театральләштерелгән тамашадан башланды. Бәйрәмнең төп геройлары Хәлимә әби, Кара карга, Яз тамашачыларга борынгы заманда кешеләрнең язны канат очларында каргалар китерә дип ышанулары турында сөйләделәр.
Карга боткасы бәйрәме - татар халкының иң популяр язгы бәйрәме булып санала. Бәйрәмдә катнашучылар хуҗадан бәйрәмгә ботка әзерләү өчен ярма, сөт, май, шикәр, йомырка сорадылар.

Бәйрәм барышында балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. “Башмаклар”, "Түбәтәй” кебек татар биюле халык уеннары уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Чара ахырында балалар "карга" боткасыннан авыз иттеләр.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев