Зәйнең Мирный бистәсе кызлары маскировка челтәрләре үрә
Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче хатын-кызлары Бөтенроссия хәрәкәтенә кушылды, алар хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә.
Гөлфия Исмәгыйлева - Мирный бистәсендә хәрәкәтне оештыручыларның берсе. Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында төркем оештыру идеясе узган елның ноябрь аенда килә, мәдәният йорты директоры Мария Гәрәпшина әлеге идеяне хуплый һәм волонтерлар өчен мәдәният йортыннан бина бирә. Валентина Митрухова, Татьяна Лаушкина, Мария Исмәгыйлева, Вера Китанова, Любовь Гудкова, Әлфирә Миңнеголова, Гөлсинә Гыймаева, Александра Владимирова, Алсу Зарипова кебек кызлардан актив һәм тату команда оеша. Кемдер тукымалар алып килә, кемдер кисә. Челтәр үрергә кайберәүләр бер сәгатькә, кайберләре тулы көнгә килә. Бер зур челтәр үрү өчен уртача 1-2 көн кирәк. Бу,әлбәттә челтәрнең зурлыгына һәм кеше санына бәйле.
-Без махсус операциядә хезмәт итүче егетләрнең язмышына битараф түгел. Якташларыбызга ярдәм итәсебез килә. Без үргән челтәрләрнең егетләрне коткарып каласына чын күңелдән ышанабыз. Безнең команда Мирный бистәсендә яшәүчеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Эшче куллар җитми, ярдәм кирәк! Буш вакыт табып, безгә кушылыгыз, без сезгә шат булырбыз,- ди Гөлфия Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев